Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ICL компанияләр төркеме эшчәнлегенә багышланган эшлекле киңәшмә уздырды.
Бүген ICL ИТ-хезмәтләрнең тулы спектрын тәкъдим итә. Компаниядә 3 меңнән артык хезмәткәр эшли. Россиядә һәм чит илләрдә заказчылар саны 500 дән артык. 2019 елда фаразланган керем 11,6 млрд. сумга җитә. Үсеш узган елга карата 18% тәшкил итә.
«ICL – Россиянең бай тарихы һәм зур нәтиҗәләре булган иң эре IT-компанияләренең берсе. Компанияләр төркеме Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «милли чемпионнар» өстенлекле проектына сайлап алу узды, шулай ук «ТехУспех-2018» Россия тиз үсүче инновацион компанияләренең иң абруйлы рейтингларының берсенә керде. ICL Services компаниясе ике IT Service & Support Awards премиясе лауреаты булды. Болар барысы да горурлык һәм яңа казанышлар өчен нигез булып тора», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Сату структурасында бары тик 20% гына җитештерелә. Калганы – хезмәт күрсәтү: ИТ-аутсорсинг, консалтинг һәм программа белән тәэмин итү, системалы интеграция, проектлау һәм инженерлык системаларын булдыру.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 11 меңнән артык җайланма җитештерелгән һәм куелган, ә «Мәгариф» илкүләм проекты өлешендә 5 меңнән артык җайланма куелган.
ICL компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе Виктор Дьячков компаниянең алдагы планнары турында сөйләде. Аерым алганда, ICL Казан территориясендә яңа технопарк ачу мөмкинлеген карый.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ICL – республиканың ИТ-секторының алдынгы компанияләренең берсе.