«Иннополис» махсус икътисадый зонасын үстерү буенча киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
«Иннополис» МИЗ – преференцияләр, салым ташламалары һәм үсеш алган инфраструктура белән эшлекле активлык үзәге. «Иннополис»ны югары технологияле тармаклардан инвесторлар сайлыйлар һәм җайга салынган эш системасын билгеләп үтәләр», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.
«Казан» халыкара аэропорты һәм торак төзелеше якын булуын исәпкә алып, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов җитештерү эшчәнлеген һәм логистика комплексларын булдыруны иң перспективалы юнәлеш дип саный.
«Безнең исемлектә инвестицияләрнең гомуми күләме 3 млрд сум булган 7 компания бар, алар әлеге мәйданчыкка керергә әзер», – дип белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» МИЗ Лаеш мәйданчыгын үстерүнең зур потенциалын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, резидент компанияләр предприятиеләргә бизнес-процессларның бер өлешен онлайн режимга күчерергә мөмкинлек бирәчәк ИТ-карарлар эшләгәннәр.
«Валадорус Софт» компаниясе «Джератикс» интерактив аналитик платформасын эшләгән, ул оешмаларның кадрлар департаментларының бизнес-процессларын автоматлаштыру, шулай ук мәгълүматларны җыю, анализлау һәм визуализацияләү өчен билгеләнгән.
«Визиолоджи Технологии» компаниясе белгечләре тарафыннан Visiology аналитик платформасы эшләнде, ул җитәкчелеккә компаниянең торышы турында оператив мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Читтән торып эшләүне оештыру өчен актуаль булган тагын бер компания — IVA Technologies, видеоконференцэлемтәнең программа серверын эшләүче. Продукт теләсә нинди гаджетлар ярдәмендә бергәләп эшләү өчен видео - һәм аудиоэлемтә сеансларын оператив билгеләргә мөмкинлек бирә.