2020 елга чикләнгән чаралар шартларында халык өчен федераль ярдәм чаралары

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

2020 елда Россиядә коронавирус пандемиясенә һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрәш өчен кертелгән чикләүләр шартларында гамәлдәге федераль ярдәм чаралары исемлеге эшләнде. Документта сез конкрет чарадан ничек файдаланырга һәм аны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә дигән сорауларга җаваплар таба аласыз.

Чаралар алучылар буенча:

  • Россия гражданнары
  • ата-аналар һәм балалар
  • эшсезләр
  • укучылар һәм укытучылар
  • студентлар
  • картлар
  • мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр
  • медицина хезмәткәрләре
  • туристлар
  • чит ил гражданнары

Сез хастаханә битләрен дистанцион рәвештә ничек рәсмиләштерергә, паспортларның, машина йөртү таныклыкларының һәм банк карталарының гамәлдә булу вакытын озайтырга, ТКХ хезмәтләре өчен штрафлар түләүне туктатып торырга, кредит каникулларыннан файдаланырга яки гамәлдән чыгарылган чараларга билетлар бәясен кире кайтарырга икәнлеген белерсез.

Ата-аналар өчен өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык түләүләр каралган. Шулай ук ана капиталын һәм өч яшькә кадәрге беренче һәм икенче бала өчен түләүләрне гадиләштереп рәсмиләштерү, вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиене арттыру да мөмкин. Аз керемле гаиләләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүгә субсидияне автомат рәвештә озайта, ә пандемия чорында эшне югалткан гаиләләр социаль ярдәм ала алалар. Документ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International