Татарстанда «Саба» индустриаль паркы төзелеше тәмамланды. Хәзерге вакытта парк территориясендә 4 резидент эшли, 5 предприятие белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. 2024 елга биредә 22 резидент-предприятие урнашачак, ә эш урыннары саны 500гә җитәчәк.
«Проектны гамәлгә ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 307,2 млн сум бүлеп бирелде. Хосусый инвестицияләр зур түгел – 77,2 млн сум, әмма инвестицион инфраструктураны үстерү - һәрвакыт инвесторлар өчен яңа мөмкинлекләр. «Саба» Татарстан Республикасы икътисадына капитал салуларны җәлеп итүнең яңа ноктасы булырга вәгъдә итә. Саба районы Башлыгының һәм аның командасының инвестицион эшчәнлегендә югары активлыкны билгелим», – дип ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уртаклашты.
Бүген республикада көчле инвестицион инфраструктура булдырылган: 2 махсус икътисади зона, 5 социаль-икътисади үсеш алган территория, 100 индустриаль парк. Татарстанда индустриаль парклар эшкуарларга инфраструктур ярдәм күрсәтү объектлары булып тора. Аларның резидентлары өчен уңайлы ачылу һәм үз эшләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган – инженер челтәрләре уздырылган, җитештерү биналары һәм автомобиль юлы төзелгән. Сәнәгать инфраструктурасы объектлары республикада яңа производстволар ачарга ярдәм итә, алар эш урыннары булдырырга ярдәм итә, бу бүгенге көндә өстенлекле бурыч булып тора.