Translation Forum Russia 2020 күчерү тармагының иң зур конференциясе башланды

2020 елның 22 августы, шимбә

Онлайн-трансляция форматында TFR 2020 Россия һәм БДБ илләре территориясендә тәрҗемә итү тармагының төп конференциясе старт алды. Чара Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан «Тәрҗемәчеләр ассоциациясе бизнес-бюросы» чарасын даими оештыручы белән бергә үткәрелә.

Конференциядә бөтен дөньядан күчерү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, тәрҗемәче компанияләр вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхрәзиев, TFR 2020 оештыру комитеты рәисе, Тәрҗемәчеләр ассоциациясенең бизнес-бюросы директоры Елена Кислова чыгыш ясады.

«Безнең Хөкүмәттән, виртуаль киңлектә узуга карамастан, Translation Forum Russia 2020 форумының төп мәйданчыгы итеп Татарстанны һәм Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерәм. Татарстан Россия Федерациясенең инновацион субъекты булып тора, күп кенә пилот проектлары монда эшләтеп җибәрелә, бөтен ил буенча таратыла торган яңа идеяләр барлыкка килә. Бу форум инде күп еллар уза, яхшы тарихка ия, ул үзенең нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген исбатлады һәм ел саен масштабы буенча арта бара. Бу форум Казанда 2008 елда узды, хәзер без аны онлайн рәвештә уздырабыз. Бәлки, киләсе форумнар гибрид форматта узачак.

Без республика икътисады өчен мөһим булган барлык тармакларда да кадрлар әзерләүне алып барабыз. Бу юнәлеш буенча профессионалларны чыгаручы махсус югары сыйфатлы югары уку йортлары бар, бу базарны кадрлар белән тәэмин итә. Тәрҗемәченең роле – хХалыкара эшчәнлектә төп роль. Мин, җитәкче буларак, бик күп сөйләшүләр уздырам. Тәрҗемәче – иң мөһим кешеләрнең берсе, ул сөйләшүләрдщ атмосфера тудыра. Безнең өчен тәрҗемәчелек тармагы бик мөһим. Мин Translation Forum Russia 2020дә катнашучыларның барысына да яңа элемтәләр урнаштыруларын, күп кенә яңа һәм файдалы мәгълүматны белүләрен һәм аны үз эшемдә куллануларын телим», - дип ассызыклады Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина форумда катнашучыларга сәламләү сүзендә.

Дәүләт структуралары, тәрҗемәчелек бюролары һәм тәрҗемәләр бүлекләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, укытучылар, югары уку йортлары һәм тәрҗемәчеләр берләшмәләре белән тәрҗемәчеләрнең сыйфатына карата заманча таләпләр, тәрҗемәчелек тармагында яңа технологияләр, тәрҗемә итү процесслары белән идарә итү системалары эше, төрле тармакларда тәрҗемә итү үзенчәлекләре, шулай ук милли телдән тәрҗемә кыенлыклары турында фикер алыштылар.

Форумның беренче көне кысаларында докладлар, презентацияләр, мастер-класслар, нетворкинг-сессияләр, панель дискуссияләр, өч юнәлеш буенча түгәрәк өстәлләр узды: бизнес-агым, технологияләр, тел секцияләре һәм тәрҗемә осталыгы.

Бизнес-юнәлеш сессияләрендә катнашучылар 2020 елда тәрҗемәче хезмәтләр базарын анализлау һәм бу тармакның киләчәгенә фаразлар буенча актуаль докладны тәкъдим иттеләр, тәрҗемәче компанияләрнең үсеш шартларын билгеләделәр, кризис чорында һәм аннан соң сату техникалары, Россия продукциясен халыкара базарларга чыгаруда субтитрлаучыларның роле турында фикер алыштылар.

«Тәрҗемә хезмәтләре һәм тәрҗемәче компанияләр базары турында берничә сүз әйтәм. Чит ил һәм Россия инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә халыкара эшчәнлек белән шөгыльләнәм. Бүген 2019 ел мәгълүматлары буенча тәрҗемәче компанияләр базары 53 млр. доллардан артык бәяләнә. Монда төп хезмәтләрне: язма һәм телдән тәрҗемә, шулай ук программа белән тәэмин итүне локализацияләү, күптелле маркетинг, лингвистик тестлар һ.б. кебек зур булмаган хезмәтләрне кертергә була. Әйтик, 2019 елда халыкара рейтингка кергән 182 компаниянең 36% ы АКШта, ә 38% ы Европада урнашкан баш офиска ия. Россиядән дөнья рейтингының алдынгы 100 тәрҗемәчелек компанияләре топ-100гә 2 тәрҗемә агентлыгы керде. Быел дөнья рейтингында Азия компанияләре күбрәк барлыкка килде, бу исә бу тармакта лидерларның үзгәрүен күрсәтә. Пандемиянең кызган чагында 2019 елда тәрҗемәче компанияләрнең табышы күләме буенча Translation Rating 2020 чыкты. Алар арасыннан рейтингка Татарстанның 2 компаниясе – Казаннан һәм Алабугадан керде. Базар күләме 11% ка арткан. Татарстан Республикасында 100гә якын тәрҗемәче компания эшли. Шулай ук республикада Татарстан Республикасының тәрҗемәчеләр гильдиясе эшли, аның сайтында 60 теркәлгән тәрҗемәче күрсәтелгән», – дип ТР ИҮА башлыгы билгеләде.

Чарада милли телне саклау һәм тарату, татар халкының милли үзенчәлеген татар теле аша саклау һәм татар диаспоралары белән үзара ярдәм итешеп, татар телен куллану, чит илләрдә бизнес һәм хакимият вәкилләре белән элемтәләр урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

«Дөньяда 8 млн якын татар яши, Россиядә – 5 млн артык татар, шул исәптән Татарстанда – 2 млн. Бурыч – республиканың, дәүләт эшлеклеләренең, татар активистларының, җәмәгатьчелекнең телне саклап калу һәм аны буыннан-буынга тапшыру», – дип ассызыклады ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхрәзиев.

Талия Миңнуллина аналитика, география һәм татар теленең кирәклеге турындагы тел сессиясендә илләрнең икътисадый һәм социаль процессларын үстерү өчен җәмгыять киңлекләрендә күптеллелекнең мөһим роль уйнавын билгеләп үтте: «Әгәр телне экосистеманың бер өлеше буларак карасак, төп телләр – аны саклау факторы.

Татар теле революциягә кадәрге чорларның иске функциясенә Европа һәм Азия арасында арадашчы буларак әйләнеп кайта алыр иде. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2020 елны туган тел елы дип игълан итте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән беренче тапкыр бушлай татар телен өйрәтү курслары 2018 елда республиканың 10 мәчетендә, ә 2019 һәм 2020 елларда 20 мәчеттә уздырылды. Мондый курсларны октябрь аенда Россия ислам институты төзегән «Без татарлар» методикасы һәм дәреслеге буенча яңадан башлап җибәрү планлаштырыла. 2020 елның июленнән Татарстан Республикасында милли телне саклау һәм үстерү комиссиясе эшли, аның төп бурычлары – татар телен куллану ихтыяҗларын формалаштыру һәм аны саклау һәм тарату өчен шартлар тудыру. Агымдагы елның 12 августында комиссия рәисе Марат Әхмәтов республика һәм районнарның көндәлек, иҗтимагый һәм эшлекле тормышында татар теленең урынын ныгыту буенча «Юл картасы»н эшләү турында игълан итте. Без Россиядән читтә – Финляндиядә, Австралиядә, Америкада яшәүче татар диаспоралары белән даими элемтәдә торабыз. Алар телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклыйлар. Чит илдә яшәүче татарларның, бигрәк тә яшьләр, татарча яхшы сөйләшүләрен билгеләп үтү күңелле».

Онлайн-трансляциянең беренче көне ахырында TFR катнашучылары тәрҗемәчелек фрилансы, корпоратив тәрҗемә, телдән һәм язма тәрҗемә кыенлыклары, Россия халыклары телләрен кулланып тәрҗемә итүнең яңа мөмкинлекләре турында фикер алыштылар һәм хәтта өй шартларында чәк-чәк әзерләргә дә өйрәнделәр.

«Әлеге форум ярдәмендә без тәрҗемәчеләрнең ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын беләчәкбез һәм аларга дөньякүләм танылуны алу мөмкинлеген бирәчәкбез», – дип билгеләп үтте форумда катнашучы, халыкара консалтинг компаниясенә нигез салучы һәм директоры Ренато Бенинатто.

Translation Forum Russia 2020 http://tconference.ru/ сайтында онлайн-трансляция режимында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International