Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында эш визиты белән Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясе хөкүмәтенең Чит ил эшләре канцеляриясе делегациясе булды. Кунакларны инвестицион һәм икътисади потенциал белән ТР ИҮА хезмәткәре Римма Ишкулова таныштырды. Аннары делегация Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашты. Ул Татарстан партнерларына республиканың Кытай һәм аерым алганда провинция белән хезмәттәшлек итә торган юнәлешләр һәм өлкәләр турында җентекләп сөйләде. Шулай ук быел 18-19 августта узачак «РОСТКИ: Россия и Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче форумында катнашырга чакырды.
Үзенең сәламләү сүзендә Шаньдун провинциясе Хөкүмәтенең Тышкы эшләр канцеляриясе башлыгы урынбасары Сунь Ебао әфәнде провинция белән Татарстан арасында хезмәттәшлекне киңәйтү һәм көчәйтү өлкәләрен санап үтте, мәсәлән, энергетика, файдалы казылмалар, шәһәр төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм логистика.
Сунь Ебао: "Әгәр сез [Талия Миңнуллина] делегация белән Шаньдун провинциясенә барсагыз, Татарстанга күбрәк компанияләр инвестицияләр кертәчәк. Республика үзе генә түгел, Сез дә инвесторларны җәлеп итәсез. Мин, һичшиксез, делегацияне монда тагын бер кат озата барам, һәм без "РОСТКИ" форумында катнашу өчен компанияләр оештырачакбыз".