Чунцин вице-мэры Сюй Цзянь әфәнде: «Бездә Кытай мәкале бар - фикердәшлек теләсә нинди тау һәм океаннарны уза ала. Ышанам, безнең дуслык моңа дәлил булыр»

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе составында "Татарстан-Чунцин" эшлекле форумында чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итте, безнең республика белән Кытай провинциясе арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсеш дәрәҗәсе турында сөйләде, шулай ук чыгыш тыңлаучыларны «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче халыкара икътисадый форумында катнашырга чакырды, алар белән үз чыгышы барышында быелгы эшлекле һәм мәдәни программаның кайбер нечкәлекләре белән уртаклашты.

Талия Миңнуллина: "Узган елда республикага кергән чит ил инвестицияләренең 82% Кытайдан иде. 2024 елда Татарстанда Кытай капиталы катнашында 11 яңа компания теркәлгән. Аларның эшчәнлек өлкәләре: сәнәгать, финанс, гастрономия. Узган ел Татарстанга Кытайдан 10 компания инвестицияләгән!

18-19 августта Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» өченче форумы була. Исегезгә төшерәм, беренче чарадан ук Чунцин провинциясе Татарстан белән хезмәттәшлек өлкәсендә актив позиция алды. Форумда аның һәм безнең республика арасында килешү имзаланды. Шулай ук, узган ел Чунцинь шәһәре халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты партия төркеме секретаре урынбасары Чжан Мин форумның пленар сессиясендә чыгыш ясады. Әлеге эшлекле визит нәтиҗәләре буенча быел да партнерларның шундый ук актив катнашуын планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International