Чит илләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе ТР инвестицион үсеш агентлыгында булды

2026 елның 17 апреле, җомга

Чит илләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе бүген Агентлыкта булды. Алар белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев очрашты.

Башта кунакларны Агентлыкның Бердәм презентация үзәгендә республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән таныштырдылар, аннары эшлекле очрашу булды.

Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе: «Агентлык һәрвакыт диалогка ачык һәм Россия Федерациясендә чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре белән халыкара хезмәттәшлекне тирәнәйтү белән кызыксына. Без хезмәттәшләребезгә Татарстанның инвестицион потенциалын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрнең киң спектры буенча һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер.

Без чит ил дипмиссияләре белән партнерлыкны югары бәялибез һәм безнең актив хезмәттәшлеккә әзерлегебезне раслыйбыз. Агентлык дипломатик вәкиллекләр өчен ышанычлы юл күрсәтүче булып тора: без уртак инициативаларны үстерү белән кызыксынабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International