Гарәп Әмирлекләре белән инвестиция хезмәттәшлеген ныгытабыз

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Талия Миңнуллина Рөстәм Миңнехановның «Марафон» инвестицион төркеме президенты һәм Россия-Әмирлек эшлекле советы (РӘЭС) рәисе Александр Винокуров белән эшлекле очрашуында катнашты.

➡Әңгәмә барышында яклар «Марафон» инвестицион төркеме белән хезмәттәшлекне, шулай ук ваклап сату һәм спортны үстерүне карады.

БГӘдән республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү, сәнәгать, югары технологияләр өлкәсендә кооперацияне үстерү, фәнни-мәгариф, мәдәният, спорт һәм туристлык өлкәләрендә партнерлык өлкәсендә Россия-Әмирлек эшлекле советы белән эшләүгә аерым игътибар бирелде.

Kazanforumда Россия-Әмирлек эшлекле советы Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлеген ныгытуга багышланган аерым сессияне оештырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International