Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Stevie Awards 2020 бүләгенә лаек булды

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы АКШ, Канада, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Көньяк Корея, Нидерланд һәм Малайзиядән килгән коллегалары белән бергә «Коммерциячел булмаган һәм хөкүмәт оешмалары» категориясендә Stevie International Business Awards 2020 бизнес өлкәсендә халыкара бүләккә ия булды.

Stevie Awards бүләге – ел саен төрле бизнес өлкәләрендәге күренекле казанышлар өчен бирелә торган халыкара премия.

2020 елда дөньяның иң дәрәҗәле бизнес-конкурсларының берсе – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы –Россия регионының бердәнбер хакимият органы һәм вәкиле. Судьялар Талия Миңнуллина йөзендә Агентлык җитәкчелегенең регион һәм ил икътисадын ныгытуга керткән өлешен билгеләп үттеләр һәм коронавируска каршы көрәш чараларын тормышка ашыруга, инвестицияләр җәлеп итү буенча төп эшчәнлекне алып баруга югары бәя бирделәр.

«Бу безнең өчен зур дәрәҗә. Stevie Awards Халыкара конкурсы жюрие безнең эшне югары бәяләвенә без бик шат. Агентлык командасына һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә һәрьяклап ярдәм күрсәткән һәм социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга үз өлешләрен кертүләрен дәвам иткән социаль-җаваплы инвесторларга аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Мондый бүләкне алу – безнең эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү, дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебез күрсәткече», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Stevie Awards конкурсы ел саен үткәрелә. Быел анда катнашу өчен дөньяның 63 иленнән 3800 гариза бирелгән. 2018 елда ТР ИҮА башлыгы Талия Миңнуллина «Stevie Awards 2018» премиясе кысаларында «Бизнеста хатын-кызлар» бүләгенә лаек булды һәм Россиядә беренче шундый бүләккә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International