Forbes Россиянең иң эре 200 компания еллык рейтингын бастырып чыгарды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча кереме 932,3 млрд сум булган «Татнефть» компаниясе рейтингның лидерлары бишлегенә керде.
Шулай ук рейтингта Татарстан компанияләре арасында — «ТАИФ-НК», 207 млрд сум табыш белән 41-нче урынны алган, 53-нче баскычта «Нижнекамскнефтехим» (178,9 млрд сум), 120-нче урынны «ТрансТехСервис» (97,6 млрд. сум) һәм «Казаньоргсинтез» 153-нче позицияне алган (72,5 млрд сум).
Лидерлар өчлегендә X5 Retail Group сәүдә компаниясе дә бар. Предприятиенең табышы 2019 елда 1,7 млрд сум тәшкил иткән.
«Нефть, газ, химия сәнәгате – Татарстан икътисадый үсешенең төп юнәлешләренең берсе. Бүген «Татнефть», «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез», «ТАИФ-НК» – нефть, газ, химия тармагының дөнья дәрәҗәсендә иң эре уенчылары. 2020 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында 16,5 млн тонна нефть чыгарылган.
«ТрансТехСервис» компаниясе – Россиядә автомобиль продукциясенең төп төбәк дилеры. Компания Россиянең 10 шәһәрендә, шул исәптән Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы һ. б. шәһәрләрдә эшли.
X5 Retail Group лидерлар өчлегенә кергән – Россиянең иң көчле интернет-платформаларының берсе – Татарстан Республикасының партнеры. Бүген Татарстанда X5 Retail Group белән 100 дән артык тәэмин итүче хезмәттәшлек итә, компаниянең 700 дән артык кибете эшли, «Яшел Үзән» алгарышлы социаль-икътисади үсеш алган территориядә X5 беренче күпләп-бүлү үзәге уңышлы эшли. Быел Алабугада X5 Retail Group компаниясенең яңа күпләп-бүлү үзәге ачылды», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
2019 елда 200 компаниянең гомуми табышы 45,3 трлн сум тәшкил иткән.