Татарстан АСИҮТнең җиде яңа резиденты эшчәнлеге өчен 2 мең эш урыны булдырылачак

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

7 яңа резидент Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан территорияләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия тарафыннан хупланды.

 «Бүген без логистиканы яхшыртырга, автомобиль төзелешен үстерергә, инвесторлар эшендә импортны алыштыру сәясәтен гамәлгә ашырырга, Татарстанда хәләл азык-төлек продуктларын эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирүче проектларга старт бирдек. Инвестицияләрнең гомуми күлә рд сумнан артык, яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен 2 мең яңа эш урыны булдырылачак», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

«Яшел Үзән» АСИҮТнең яңа проектлары:

– KazanExpress фулфилмент үзәге – Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге территориясендә, мәйданы – 200 мең кв. м., беренче чират төзелеше өчен инвестицияләр күләме – 1 млрд сум, 300 яңа эш урыны булдырылачак. Яңа фулфилмент-үзәкне файдалануга тапшырганнан соң, компания заказлар бирү пунктлары булган шәһәрләр санын 3 тапкырга арттырырга планлаштыра.

 – Көн саен әзер хәләл азык-төлек продуктлары җитештерү индивидуаль һәм төркем төрелешендә, инвестицияләрнең гомуми күләме – 130 млн сум, 387 яңа эш урыны булдырылачак. Элегрәк Татарстан Республикасының Инвестиция советы «ИТЛЕ КИТЧЕН» компаниясе проектын республика территориясендә гамәлгә ашыру максатка ярашлы дип таныды.

– «Бәхетле» компаниясенең җитештерү-склад комплексы төзелеше, инвестицияләрнең гомуми күләме – 465 млн сум, 618 яңа эш урыны булдырылачак. Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чимал белән төп тәэмин итүчеләр булачак. Ел саен 12 мең тоннага якын авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү планлаштырыла.

«Түбән Кама» АСИҮТнең яңа проектлары:

– Сыекландырылган табигый газда эшләүче йөк автомобильләре өчен криоген ягулык баклары җитештерү, инвестицияләрнең гомуми күләме – 638,3 млн сум, 250 яңа эш урыны.

– Көнкүреш техникасы өчен пыяла җитештерү заводы. Түбән Камада предприятиенең җитештерү егәрлекләре елына 350 мең кв. м. кадәр продукция җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру өчен 50 яңа эш урыны булдырылачак.

«Чистай» АСИҮТнең яңа проектлары:

– Транспорт чаралары белән идарә итү өчен цифрлы системалар компонентлары һәм интеллектуаль телематик чишелешләр җитештерү, инвестицияләрнең гомуми күләме – 809 млн сум, 219 яңа эш урыны.

 – Икмәк заводы төзү. Компания икмәк-күмәч әйберләрен ташу өчен җиһазлар һәм фургоннар сатып ала башлаган инде. Җитештерүне бу ел ахырында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International