Предприятиеләрнең Татарстан-Кытай диалогы

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Россия-Шаньдун машина төзелеше тармагы предприятиеләре диалогы» онлайн-конференциясендә илләр һәм регионнар арасында хезмәттәшлекне үстерү турында чыгыш ясады. Конференциядә 40 тан артык җиһаз җитештерүче катнашты. ТР ИҮА башлыгы регионның икътисады һәм үзенчәлекләре турында сөйләде, Татарстан белән Шаньдун провинциясенең урнашкан мөнәсәбәтләрен тәкъдим итте һәм Кытай компанияләрен хезмәттәшлеккә чакырды.

 «Татарстан – икътисадый яктан уңышлы төбәк. Безнең икътисад яртысы сәнәгатьтән тора. Без нефть чыгарабыз һәм аны Татарстан территориясендә эшкәртәбез. Бездә машина төзелеше, энергетика, авыл хуҗалыгы предприятиеләре күп. Без самолетлар, вертолетлар, корабльләр, җиңел һәм йөк автомобильләре җитештерәбез, һәм бу барлык продукция экспортка юнәлгән.

 Халыкара хезмәттәшлекне булдыру кысаларында Татарстан Кытай провинцияләре белән актив эшли. Нәкъ менә Шаньдун провинциясе 2008 елда Татарстан Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйган беренче провинция булды.

Бу ел барыбыз өчен дә бик катлаулы, әмма без актив рәвештә хезмәттәшлек итәбез һәм агымдагы елның августында Шаньдун провинциясенең канцеляриясе белән бергә Шаньдун провинциясенең Кытай компанияләренең Татарстанга онлайн бизнес-миссиясен оештырдык. Мондый эш безгә эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга, яңа элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирә һәм Татарстан белән Кытай товар әйләнешенә уңай йогынты ясый. 2020 елның 1 яртыеллыгында ул 340 млн доллардан артык тәшкил итте, һәм без Кытайдан 2 яңа инвестор җәлеп итә алдык  – бу Татарстан аша Россия пассажирлар ташу базарына кергән DiDi Chuxing компаниясе һәм Татарстан территориясендә суыткыч җиһазларын җитештерүче Midea компаниясе.

2019 елның июнендә Россиягә КХР Рәисе – хөрмәтле Си Цзиньпин әфәнденең визиты кысаларында Россиядә иң эре чимал булмаган инвестицион проектны HAIER корпорациясе белән тормышка ашыру турында килешүгә кул куелды. Татарстанда HAIER яңа индустриаль паркына инвестицияләр күләме 1 млрд доллар тәшкил итә. Хәзер без суыткыч, кер юу машиналары һәм HAIER телевизорлары җитештерүен ачтык. HAIER кебек корпорацияләр һәм аларның Россиядәге проекты, нәкъ менә Татарстанда, башка компанияләр өчен үрнәк булып тора. Шаньдун провинциясеннән нәкъ менә шушы компания Татарстанны очраклы гына сайламады, чөнки Татарстанда Россиядә иң яхшы инвестицион климат. Бездә салым преференцияләре, һәр инвесторга аерым мөнәсәбәтләр бар. Безнең Татарстан Республикасының машина төзелеше кластеры бар, мин аның күзәтчелек советын җитәклим һәм Кытай компанияләрен хезмәттәшлеккә чакырам», – дип Талия Миңнуллина үз чыгышында билгеләде.

Шаньдун  – Кытай көнчыгышында урнашкан, бай табигать ресурслары, алдынгы технологияләр булган эре провинция. Тулаем төбәк продуктының гомуми күләме буенча провинция илдә 3 нче урында тора. Биредә илнең 110 төп продуктлары җитештерелә. Бу – җиһазлар һәм машиналар җитештерү буенча Кытайның иң алга киткән провинцияләренең берсе.

Кытай Татарстан Республикасының инвестор-илләре ТОП-бишлегенә керә. Регион башкаласында КХР Генераль консуллыгы урнашкан. Моннан тыш, Пекинда Татарстан Республикасының Сәүдә вәкиле эшли.

«Хезмәттәшлекне үстерү һәм яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен потенциал зур», – дип Талия Илгиз кызы йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International