Татарстан Республикасы делегациясе Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кылды

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы делегациясе Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Согуд Гарәбстанына эш сәфәрен кылды. Делегация вәкилләре арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, халыкара мәсьәләләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гиматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев, «Ак Барс Банк»ы идарә рәисе Роберт Миңнегалиев бар.

Визит барышында Татарстан делегациясе әгъзалары Мәккәдә кече хаҗ - умра кылдылар. Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашты. Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни искәртүенчә, Татарстан авыл хуҗалыгы үз илләренә азык-төлек китерергә теләүче Согуд Гарәбстаны эшмәкәрләренә инвестиция ягыннан кызыклы була ала.

Әлеге визит   Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ИХО) генераль секретаре Әкмәледдин Ихсаноглу шәхси чакыруы буенча үтә. Әкмәледдин Ихсаноглу Рөстәм Миңнехановны ИХО штаб-квартирасында сәламләде. Татарстан Республикасы ИХОның шактый күп бүлекчәләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрнең киләчәктә дә үсүенә исәп тота. Очрашу барышында катнашучылар бик күп сораулар турында фикреләштеләр. Шул исәптән, ИХО составына кергән илләрнең V Халыкара саммитта – «Россия Федерациясе һәм ИХО илләре арасында икътисадый багланышлар – KAZANSUMMIT 2013»та – катнашу мәсьәләсе күтәрелде. Әкмәледдин Ихсаноглу ИХОның әлеге саммитны әзерләүдә максималь рәвештә хезмәттәшлек күрсәтергә әзер булуы турында әйтеп үтте. Белгәнебезчә, 2012 елда «KAZANSUMMIT»та Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре урынбасары Хәмид Опелйоеру һәм 30 артык ИХО илләре катнашты.

Визит барышында делегация Җиддәдә халыкара икътисадый форум ачылу тантанасында катнашты. Җиддәдә халыкара икътисадый форум быел 13 нче мәртәбә уздырыла. Быелгы форум темасы: саны артып баручы халыкны торак һәм инфраструктура белән тәэмин итү. 

Форумда бүген Согуд Гарәбстаны Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе шәех Камәл Сәлех, илнең төзелеш министры Шоваш Әл Дуайхи, Мәккә әмире Халәд Фейсал чыгыш ясадылар. Форумда катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та мөрәҗәгать итте.

Чыгышында ул Җиддәдәге әлеге форум актуаль һәм мөһим мәсьәләгә багышланган – инфраструктура булдыру, саны артып барган халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яңа шәһәрләр төзү һәм әлеге өлкәгә инвестицияләр кертү, дип искәртте. Согуд Гарәбстанының төзелеш базары, экспертлар фикеренчә, бик перспективалы өлкә, монда эре инфраструктура проектлары дәүләт һәм шәхси бизнесның үзара хезмәттәшлеге аша ашырыла. 

«Бүгенге заманда Согуд Гарәбстаны бөтен дөньяда икътисадый багланышлар үсеше өчен иң кызыклы ил дип санала, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа бәйле рәвештә минем әйтәсем килә: без форумга Россия һәм Татарстан Республикасының Согуд Гарәбстаны белән сәүдә-икътисадый, технология, мәдәни, гуманитар һәм башка багланышларны үстерергә әзер икәнебезне белдерер өчен килдек».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, икътисадның төзелеш-инвестиция өлкәсе үсеше Татарстанга яңа үрләргә җитергә мөмкинлек бирде. Саны артып баручы халыкны эффектив рәвештә социаль ихтыяҗлары белән: торак белән, кирәкле социаль оешмалар белән, транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Республикада масштаблы проект – 155 мең кеше яшәрлек Казанның «Иннополис» шәһәр-спутнигы төзелү проекты ашырыла. Татарстанның визит карточкасы, ТР Президенты сүзләренчә, «Смарт Сити Казан» була.

«Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән һәм Согуд Гарәбстаны Сәүдә-сәнәгать палатасының Ислам үсеш банкы белән актив һәм нәтиҗәле рәвештә хезмәттәшлек итәбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук, Җиддәдә ачылган халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе әмире Халид Фәйсал белән очрашты.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International