«МАГНА Интернэшнл» компаниясе җитәкчеләре белән очрашу узды

2013 елның 20 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «МАГНА Интернэшнл» (Канада) компаниясенең «МАГНА КОСМА Интернэшнл» бүлекчәсе җитәкчеләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, аның беренче урынбасары Роберт Галиуллин, компаниянең Европадагы башкаручы вице-президенты Томас Мейчснер, финанслар буенча вице-президент Кристиан Рохрингер, бизнес  үсеше буенча вице-президент Роланд Преттнер катнашты. Киңәшмәдә күтәрелгән төп сорауларның берсе -  әлеге компания проектларының Россия Федерациясе җирлегендә реализацияләнүе.

Очрашу барышында Агентлык җитәкчелеге Канада компаниясе вәкилләренә республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы, Агентлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре, инвестицион инфраструктура һәм Татарстан җирлегендә реализацияләнә торган эре проектлар турында сөйләп узды.

Моннан тыш, «МАГНА КОСМА Интернэшнл» компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасының Россиянең иң алдынгы регионнарыннан саналуы һәм күп кенә яңа проектларның тормышка ашырылу урыны булып торуы турында өйрәнделәр. Шулай ук, республиканың инвестицияләү өчен төп юнәлешләре турында сөйләнде. Иң зур кызыксыну уяткан юнәлеш - автотөзелеш һәм автокомпонентлар производствосы.  

«МАГНА КОСМА Интернэшнл» вәкилләре Татарстан Республикасы җирлегендә автотөзелеш бизнесын үстерү ниятен белдерделәр. Компаниянең Европадагы башкаручы вице-президенты Томас Мейчснер әйтүенчә, бүгенге көндә компания Санкт-Петербургта һәм Түбән Новгородта эшли. «Татарстан бизнес алып бару өчен бик уңайлы төбәк булып тора», - дип белдерде Томас Мейчснер.

Справка

МАГНА Интернэшнл (Magna International) автокомпонентлар җитештерүче глобаль компания булып тора. Компаниянең штаб-квартирасы Аврора (Канада) шәһәрендә урнашкан. Ауропа, Африка, Азия, Көньяк һәм Төньяк Америка территорияләрендә 300гә якын предприятия һәм  100000гә якын кеше эшли.

МАГНА Интернэшнл компаниясе клиентлары арасында Ford, Toyota, Honda, Volkswagen, Porsche, General Motors, Daimler, Chrysler, Mitsubishi, Hyundai, Great Wall Motors һәм башка эре компанияләр.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International