14 яңа проект Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан территорияләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау комиссиясе тарафыннан хупланды.
«Утырышта без Татарстанның нефть, газ, химия тармагын, инфраструктураны һәм логистикасын үстерүгә, юлларны, торак йортларны төзекләндерүгә ярдәм итәчәк проектларга старт бирдек. Инвестицияләрнең гомуми күләме – 5 млрд сумнан артык, яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен 1 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.
«Түбән Кама» АСИҮТ яңа проектлары:
- сыгылмалы упаковка җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – якынча 2 млрд сум, 169 эш урыны булдырылачак);
- йомырка өчен упаковка җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 147,5 млн сум, 35 эш урыны булдырылачак);
- карданлы вал җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 135 млн сум, 44 эш урыны булдырылачак).
«Яшел Үзән» АСИҮТ яңа проектлары:
- премиум-класс тротуар плиткасы җитештерү буенча завод төзелеше (инвестицияләрнең гомуми күләме – 783 млн сум, 104 эш урыны булдырылачак);
- лифт җиһазлары җитештерү буенча завод төзелеше (инвестицияләрнең гомуми күләме – 350,6 млн сум, 91 эш урыны);
- склад комплексы төзелеше (инвестицияләрнең гомуми күләме – 240 млн сумнан артык, 78 эш урыны);
- махсус аяк киеме җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 256 млн сум, 149 эш урыны);
- запас частьләр җитештерү һәм котельный җиһазларын ремонтлау (инвестицияләрнең гомуми күләме – 89 млн сум, 42 эш урыны);
- яктырту светодиод приборларын җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 89 млн сум, 20 эш урыны);
- республикада җитештерелгән азык-төлек продуктлары җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 22 млн сум, 20 эш урыны);
- SMCпластиктан электротехник шкафлар җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 25 млн сум, 21 эш урыны).
«Чистай» АСИҮТ яңа проектлары:
- ашлык терминалын төзү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 344 млн сум, 32 эш урыны);
- нефть һәм газ сәнәгате өчен төеннәр компонентлары җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 97 млн сум, 200 эш урыны).
«Менделеевск» АСИҮТ яңа проектлары:
- сыек карбамид-аммиак катнашмалары җитештерү (инвестицияләрнең гомуми күләме – 492 млн сум, 17 эш урыны).