«Philips-Optogan» компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында  «Philips-Optogan» компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе директоры Булат Гаянов, «Иннополис» проекты җитәкчесе Антон Грачев, «Philips-Optogan» компаниясенең генераль директоры Андре Рихтер һәм коммерцияле директоры Дмитрий Чежин катнашты.

Очрашу барышында Агентлык җитәкчелеге «Philips» компаниясе вәкилләренә республиканың инвестицион сәясәте, инвестицияләү өчен төп юнәлешләре, булдырылган һәм киләчәкттә реализацияләүгә планнаштырылган инвестицион инфраструктурасы турында сөйләп уздылар.

Киңәшмә катнашучылары «Philips» компаниясе проектларының Татарстан Республикасы җирлегендә реализацияләнү мөмкинлекләре турында сүз алып бардылар. Аерым алганда, «СМАРТ Сити Казан» һәм «Иннополис» проектларына зур игътибар бирелде.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International