Хәйрия «Татарстан Байлыклары»

2021 елның 1 гыйнвары, җомга

3, 4 һәм 5 гыйнварда 10нан 16 сәгатькә кадәр «Туган Авылым» милли комплексында ТАССРның 100 еллыгына багышланган TATARFair «Татарстан Байлыклары» исемле беренче хәйрия күргәзмәсе-ярминкәсе узачак. Чараны «Контент» мәдәният һәм иҗатка ярдәм итү АНО һәм «Туган Авылым» Милли комплексы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм республиканың башка министрлыклары ярдәмендә үткәрә.

Чараның максаты – Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне популярлаштыру. Күргәзмә-ярминкәдә милли кухня, традицион милли костюм, җиңел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Тәкъдим ителгән продукция хәләл стандартларына каршы килми.

Республиканың һәр муниципаль районы үзенең милли ризыгын, халык кулланышы продукциясен тәкъдим итәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан иң яхшы палатканы бизәү, милли ризык һәм иҗади номер номинацияләре буенча приз фонды белән конкурс уздырылачак.

Хәйрия ярминкәсе вакытында җыелган акчалар, бүләкләр һәм азык-төлек җыелмалары авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләргә ярдәм итүгә тотылачак.

Чараны үткәргәндә Татарстан Республикасы Кулланучылар күзәтчелегенең барлык рекомендацияләре дә исәпкә алыначак.

Программада – ярминкәләр, татар эстрадасы йолдызлары чыгышы һәм «Туган Авылым»ннан сыйлану. Балалар өчен Кырлайның кышкы резиденциясендә Кыш Бабай катнашында Чыршы бәйрәме оештырылачак.

«Кешеләргә ярдәм итү – һөнәр түгел, ул безнең бөтен гомеребезнең уртак эшебез, без яхшылык кылабыз һәм яхшырак булабыз. Яңа ел алдыннан да мохтаҗларга һәркем үз өлешен кертә ала. Иң мөһиме – битараф калмау», – дип ассызыклады Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Үзегез дә килегез һәм дусларыгызны Туфан Миңнуллин урамы, 14/56 адресы буенча урнашкан Казан күргәзмә-ярминкәсенә чакырыгыз һәм игелекле һәм якты тарихның бер өлеше булыгыз!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International