Татарстанның Төркия инвесторы Россиянең агач эшкәртү тармагына ярдәм итәчәк

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Якын арада агач эшкәртү тармагы буенча дөнья күләмендә әйдәп баручы Kastamonu компаниясе – коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә Россия агач эшкәртү базарында барлыкка килгән кытлыкны киметергә ярдәм итәчәк проектларны гамәлгә ашыра. Аларның бер өлеше 2021 елда ук тормышка ашырылачак.

Kastamonu Entegre кергән Hayat холдингы 1937 елда нигез салынган һәм бүгенге көндә бизнесның төрле юнәлешләрендә 41 компаниядән тора. Kastamonu Entegre 7 илдә 18 предприятие бар: Төркия, Россия, Италия, Румыния, Болгария, Босния һәм Герцеговина һәм АКШ. Компания агач эшкәртү тармагын җитештерүчеләр арасында дөньяда 7 урында һәм Европада 4 урында тора. Татарстанда МДФ, ХДФ плитәләре һәм ламинатлы идән япмалары чыгару буенча Kastamonu заводы 2014 елда «Алабуга» МИЗ территориясендә ачылды. Бу вакыт эчендә предприятиенең җитештерү егәрлекләре елына 1,05 млн кубометр МДФ плитәләренә һәм 35 млн кв. м ламинатка җиткәннәр. Компания ламинат сегментында Россия идән катламнары базарының лидеры булып тора, аның күләменең 20% ын алып тора. Завод ачылу нәтиҗәсендә туры җитештерүдә 930 урын, шулай ук урман әзерләү, транспорт, мебель өлкәләрендә 2500 урын булдырылды.

2020 елның икенче яртыеллыгында бөтен дөнья буенча агач плитәләре һәм агач эшкәртү продуктлары базарында продукция кытлыгы барлыкка килде, ул коронавирус пандемиясе һәм кайбер производстволарны туктату белән бәйле иде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң продукциягә ихтыяҗ кискен артты һәм материаллар запаслары бетте, бу индустриядә җитди дефицит барлыкка килүгә китерде.

Шуның белән бәйле рәвештә, 2021-2022 елларга Kastamonu компаниясе продукция кытлыгын киметү һәм тулаем индустриягә ярдәм итү өчен тактик һәм стратегик чаралар планын эшләгән. Ярдәм өч төп юнәлеш буенча гамәлгә ашырылачак: инвестицион программаларны гамәлгә ашыру, импортны алыштыру программаларын гамәлгә кертү, өстәмә бәяле ахыргы продуктны базарга җибәрү.

Моннан тыш, 2020 елның икенче яртыеллыгыннан компания, экспортка китүне киметеп, Россиядә индустриягә ярдәм итү өчен, үз ресурсларын максималь рәвештә куллана башлады.

«Коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елда агач эшкәртү тармагы катлаулы хәлдә калды. Кайбер җитештерүчеләр эшне вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булды, шуңа бәйле рәвештә, базарда кытлык барлыкка килде. Шул ук вакытта бизнес вәкилләре генә түгел, ахыр кулланучылар да зыян күргән, алар сыйфатлы продукциядән файдаланудан мәхрүм ителгән. Индустриянең иң эре компанияләренең берсе буларак, без үз бурычыбыз-агач эшкәртү һәм мебель сәнәгате базарындагы хәлне нормальләштерүдә актив катнашуыбызны күрәбез. Моның өчен якындагы 4-5 елга планлаштырылган кайбер активлыклар кыскартылган вакытта – өч ел эчендә гамәлгә ашырылачак. Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә эш урыннары оештыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Инде бу елның язында ук без инвестиция программасын эшләтеп җибәрәчәкбез, элек ул 2022 елга гамәлгә ашыру планлаштырылган иде. Программаның детальләрен якын арада белдерәчәкбез», – дип сөйләде Kastamonu генераль директоры Али Кылыч.

Компаниянең инвестицион программалары берничә юнәлешкә кагылачак: мебель индустриясе, төзелеш, шулай ук ламинат. Шуның аркасында, килеп туган дефицитка карамастан, тиздән кулланучылар Россиядә җитештерелгән кирәкле материалларны сатып ала алачак.

Җиһаз индустриясе предприятие бюджетларын яңадан бүлү һәм Россия базары өчен җитештерү күләмен арттыру аркасында ярдәм алды. Моннан тыш, экспортка МДФ-плитәләр китерүнең өстәмә кимүе һәм Россиянең плитә материаллары базарына ярдәм итү максатыннан, ил эчендә аларны сатуны арттыру көтелә.

Агач эшкәртү базарында катнашучыларга ярдәм итү өчен компаниянең җитештерү егәрлекләре, пандемия булуга карамастан, 2020 ел дәвамында 100% ка йөкләнгән.

Яңа чынбарлык шартларында калгач, Kastamonu компаниясе базардагы вәзгыятькә тиз җайлашты. Вакытында кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә компания тармакта югары позицияне саклап кала алды, һәм хәзер сату стратегиясенә һәм маркетинг программаларына төзәтмәләр кертү этабы башланды.

2020 ел Kastamonu өчен кайбер казанышлар билгеләнде, алар арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы компаниясенә «Ел реинвесторы» исеме бирелде.

«Төркия бизнесы Татарстан Республикасы икътисады өчен стратегик мөһим булып тора. KASTAMONU принциплары безнең принципларга җавап бирә. Без партнерларны сайлауга, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү Стратегиясенә нигезләнеп, бик җентекләп карыйбыз, ә KASTAMONU җитештергән продукция сыйфат һәм экология өлкәсендә Европа Берлегенең төп таләпләренә һәм стандартларына туры килә.

Компаниянең инвестицияләү турындагы карары һәм Татарстанда беренче завод ачылу белән KASTAMONUның Россия һәм якын чит ил базарларына масштаблы чыгуы башлана, якларның үзара кызыксынуын раслый һәм Татарстанның Россиядә бизнес алып бару һәм масштаблау өчен иң яхшы урын булуын күрсәтә. Безнең барыбыз өчен дә җиңел булмаган вакытта ышаныч һәм ярдәм күрсәткән өчен компаниягә рәхмәт белдерәбез», – дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International