«Халәл» индустриясе өлкәсендә инвестицион мөмкинлекләр» темасына багышланган Эшлекле очрашу узды

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Халәл» индустриясе өлкәсендә инвестицион мөмкинлекләр» темасына багышланган Эшлекле очрашу узды. Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, «Халәл» индустриясенең милли ассоциациясе» -  Коммерцияле булмаган партнерлык -  һәм Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте каршындагы «Халәл» стандарты буенча комитет әзерләде.

Очрашуда «халәл» продукциясен җитештерә торган эре предприятияләр, инвестицион һәм финанс компанияләр, «халәл» индустриясе өлкәсендә инфраструктура һәм логистика тәэмин итә торган организацияләр җитәкчеләре катнашты.

Бүгенге Эшлекле очрашу киләчәккә планнаштырылган сигез очрашуның беренчесе булып тора. Әлеге очрашулар чылбыры Агентлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре бунча инвестицион проектларны сайлап алуга юнәлгән. Аерым алганда, химия һәи нефтехимия, машина төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, информацион технологияләр һәм телекоммуникация, төзелеш, төзелеш материалларын һәм җиһаз җитештерү, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, «халәл» индустрия, туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе.

«Халәл» индустриясе Татарстанның иң яшь һәм иң тиз үсеш ала торган тармагы булып тора. «Татарстан Республикасының әлеге тармагы тотрыклы үсеш өчен зур перспективаларга ия» - дип белдерде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов. «Халәл»  индустриясе инвестицион яктан кызыклы булып тора, һәм аның үсеше Татарстан Республикасының икътисадына зур өлеш кертәчәк», - дип өстәде ул. «Халәл» индустриясенең алга китеше өчен яхшы сыйфатлы инвестицион проектларның булуы зарури», - диде Линар Якупов.

Эшлекле очрашу барышында Татарстан Республикасының экспорт корпорациясенең генераль директоры Айрат Назмеев «халәл»  продукциясенең Россия төбәкләренә, якын һәм ерак чит илләренә экспорт перспективалары турында сөйләп узды.

«Халәл» индустриясенең милли ассоциациясе» (Коммерцияле булмаган партнерлык (НАСИХ)) башкаручы директоры Иршат Юнусов әлеге организация эшчәнлегенең төп юнәлешләрен презентацияләде. Татарстан Республиксының инвестицион үсеш агентлыгының инвестицион проектлар экспертизасы булеге башлыгы Гузәл Муллаярова «Хаҗ»  фонды турында сөйләп узды. Фондның төп максаты – мөселманнарның акчаларын хаҗ кылуга яисә башка ихтыяҗларга тоту өчен саклап калу, һәм Шаригать принципларына туры килә торган проектларны инвестицияләү юлы белән «халәл» индустриясендә инвестицион активлыкны үстерү.  

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте каршындагы «Халәл» стандарты буенча комитеты председателе  Марат Низамов «халәл» стандартизациясе тәҗрибәсе турында сөйләде. «Халәл»  сертификациясе мөселман кулланучыларын намуслы булмаган җитештерүчеләрдән саклап калырга мөмкинлек бирә.

Очрашу барышында «халәл» индустриясе өлкәсендә яңа профессиональ кадрлар әзерләү программалары, Татарстанда ислам финанс хезмәтләр күрсәтү, бизнес алып баруда бүгенге көн инструментларын куллану, индустриаль мәйданнар булдыру һәм башка сораулар каралды.

Дагестанның Сәүдә һәм тышкы икътисади багланышлары министры урынбасарының вазифаларын вакытлыча башкаручы Максуд Мусаев Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм «халәл»  индустриясе вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру ниятен белдерде. Татарстанның Казахстанга вәкаләтле вәкиле Айрат Хасанов Казахстан җитәкчелеге исеменнән Казахсатнның «халәл» продукциясен стандартлаштыру өлкәсендә Татарстан белән бергәләшеп эшләү теләген белдерде.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International