Инвестицион комиссия утырышы узды

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Инвестицион комиссия утырышы узды. Утырышта коммерцияле банклар, консалтинг, лизинг, инвестицион компанияләр һәм фондлар, дәүләт һәм муниципаль органнар идарәләре вәкилләре катнашты.  

Инвестицион комиссиянең төп максаты – Татарстан Республикасы җирлегендә реализацияләүгә планнаштырылган инвестицион проектларны тикшерү.

Бүгенге утырыш кысаларында металл кою производствасын моңдернизацияләү буенча инвестицион проект каралды.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International