Amanah Capital Group Казанда үз вәкиллеген ача

2013 елның 12 апреле, җомга

Amanah Capital Group Limited компаниясе Казанда үз вәкиллеген ачу турындагы карар кабул итте. Вәкиллек Аджай Наир җитәкчелеге астында эшлиячәк. Әлеге карар Татарстан Репсубликасының һәм Россиянең инвестицион мөмкинлекләрен тагын да тирәнрәк өйрәнү максаты белән кабул ителде.

Компаниянең Казан вәкиллеге ACGLның халыкара бизнес буенча вице-президенты Камарул Замри карамагы астында булачак дип көтелә.

Малайзиядә нигезләнгән ACGL компаниясе копоратив һәм бизнес консалтингы өлкәсендә специализацияләнә. 2012 елның маенда KAZANSUMMIT кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм әлеге компания арасында үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды. Нәтиҗәдә, ACGL компаниясе «СМАРТ Сити Казан» проектының генераль планын  әзерләү өчен җаваплы булган  Халыкара консорциумның әйдәп баручы консультанты статусына ия булды.

Моннан тыш, компания Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына чит ил инвесторларын җәлеп итүдә зур булышлык күрсәтте.

«Әлеге компания вәкиллегенең Казанда ачылуы Татарстан Республикасының эшлекле әйләнә-тирәсенең уңайлы һәм динамикалы булуы турында сөйли», - дип белдерде Линар Якупов.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International