«СМАРТ Сити Казан» проектының яңа инвесторлары билгеле булды

2013 елның 12 апреле, җомга

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында җитәкче Линар Якупов катнашуында TGT Oil and Gas Services халыкара компаниясе һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе арасындагы инвестицион нияткә кул куелды.

Әлеге килешү «СМАРТ Сити Казан» проекты кысаларында эшләнде.

«СМАРТ Сити Казан» территорияләрне комплекслы үстерү өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләргә нигезләнеп проектланды. Әлеге шәһәр Россия һәм халыкара бизнес компанияләре өчен уңайлы шартлар тудырачак.

TGT Oil and Gas Services компаниясе «акыллы» шәһәрчекнең иң беренче резидентларының  берсе булачак. «СМАРТ Сити Казан» кысаларында компания фәнни-тикшеренү һәм җитештерү Паркын булдырачак. Парктта бүгенге көн лабораторияләре, склад һәм җитештерү урыннары, гостиница урнашачак. Моннан тыш, компания «СМАРТ Сити Казан» проектының мәгариф класстеры үсешенә дә үз өлешен кертергә ниятли. Компания республика студентларына һәм яшь специалистларга әлеге Парк нигезендә практика үтү мөмкинлекләрен тәэмин итәргә планнаштыра.

ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International