Талия Миңнуллина Казан вертолет заводы (Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия Вертолетлары» холдингы) мәйданчыгында Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышында катнашты.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге вице-президенты Сергей Мытенков, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм башкалар катнашты.
Кереш сүз белән Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе әгъзаларына ассоциация президенты Александр Лаврентьев мөрәҗәгать итте. Ул Татарстан Республикасы ТР ПСА 2023-2025 еллардагы эшчәнлегенә йомгаклар ясады, төп казанышларны атады. Алар арасында - Татарстан предприятиеләре продукциясен алга җибәрү, инновацион технологияләр кертү, белем бирү инициативаларын киңәйтү, регионара дәрәҗәдә Ассоциация позицияләрен ныгыту.
Хисап-сайлау җыелышы барышында тавыш бирү уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча киләсе өч елга Ассоциация президенты итеп яңадан Александр Лаврентьев сайланды. Шулай ук ТР ПСА вице-президентлары һәм оешма советы составы расланды, аңа Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР ПСА әгъзалары алдында чыгыш ясап, ассызыклады: «Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе республиканың икътисадый үсешендә мөһим роль уйный. Республикада дәүләт, бизнес, профессиональ бергәлекләр арасында нәтиҗәле диалог оештырылды. Без бердәм команда булып эшлибез, предприятиеләр белән багланышларга һәрвакыт ачык, ярдәм күрсәтергә әзер».
Рөстәм Миңнеханов директорлар корпусы вәкилләренә республика предприятиеләренең эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр формалаштыруда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
«Агымдагы катлаулы шартларда Ассоциация проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә кушыла. Логистика һәм производствоны заманның яңа таләпләренә туры китереп үзгәртеп коруга ирешелде. 2025 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы начар булмады. Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча да динамика яхшы. Моның артында безнең предприятиеләрнең, хезмәт коллективларының зур хезмәте тора», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген үз көчеңә таянырга, җитештерү кооперация чылбырын корырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Республикада 27 предприятие «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» исемен алды.
«Бүген безнең предприятиеләр коллективлары заводта эшләүчеләрнең алдагы буыннары салган данлыклы традицияләрне дәвам итәләр», - диде ул һәм дәүләт заказы продукциясен чыгаруны тәэмин итүче барлык җитештерүчеләргә рәхмәт белдерде.
Хисап җыелышы кысаларында нотыклар белән төбәкнең кайбер эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды.
Моннан тыш, Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге бүләкләрен оешманың вице-президенты Сергей Мытенков тапшырды.
Материаллар rais.tatarstan.ru сайтыннан алынды