Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов «СМАРТ Сити Казан» проектының генераль мастер-планы өстендә эшли торган Малайзия консорциумы вәкилләре белән очрашты. Очрашуда «СМАРТ Сити Казан» проектының баш архитекторы Норлиза Хашим, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ОАО «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» генераль директоры Булат Гаянов катнашты.
Искә төшерик, «СМАРТ Сити Казан» проекты - Татарстан икътисады өлкәләрен үстерү һәм стимуллау максатында эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгы өчен яңа мохит булдыру. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, операторы итеп махсус булдырылган дәүләт оешмасы - «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» ААҖ билгеләнгән.
Проектны Малайзия консорциумы «Татинвестгражданпроект» Дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә башкарды.
«СМАРТ Сити Казан» территориясе Лаеш районында урнашкан, мәйданы - 650 га, функциональ билгеләнеше буенча дүрт төп зонага бүленгән: Халыкара иҗтимагый-эшлекле үзәк (220 га), Мәгариф һәм фән үзәге (209 га), Махсус икътисадый зона (102 га), Парк зонасы (100 га). Махсус икътисадый зона - «Иннополис» МИЗ өлеше (беренче мәйданчыгы Югары Ослан районында урнашкан).
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов презентация барышында, бүгенге көндә «СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы концепциясе тәмамланган, дип белдерде. Шулай ук потенциаль инвесторларның беренчел планнары билгеләнгән, алар белән сөйләшүләр алып барыла. Дубайда ел саен уза торган AIM 2013 инвестицион форумы кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проектына инвесторлар җәлеп итүгә юнәлгән кампаниягә рәсми старт биреләчәк, дип искә төшерде Линар Якупов.
Рөстәм Миңнеханов, «СМАРТ Сити Казан» проекты мастер-планын тәкъдир итүгә йомгак ясап, бу проект – бик перспективалы, дип белдерде. Без аңа җитди өметләр баглыйбыз, диде ул, проектны киләчәктә гамәлгә ашыру безнең өчен бик кирәк».