Бүген «СМАРТ Сити Казан» мастер-планы Лаеш районы администрациясендә презентацияләнде. Очрашуда Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, аның инфраструктура үсеше сораулары буенча урынбасары Искәндәр Курамшин, Малайзия консорциумы һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе вәкилләре катнашты.
«СМАРТ Сити Казан» проекты - Татарстан икътисады өлкәләрен үстерү һәм стимуллау максатында эшлекле, мәгариф, фәнни-тикшеренү активлыгы өчен яңа мохит булдыру. Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, операторы итеп махсус булдырылган дәүләт оешмасы - «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» ААҖ билгеләнгән.
Проектны Малайзия консорциумы «Татинвестгражданпроект» Дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә башкарды.
«СМАРТ Сити Казан» территориясе Лаеш районында урнашкан, мәйданы - 650 га, функциональ билгеләнеше буенча дүрт төп зонага бүленгән: Халыкара иҗтимагый-эшлекле үзәк (220 га), Мәгариф һәм фән үзәге (209 га), Махсус икътисадый зона (102 га), Парк зонасы (100 га). Махсус икътисадый зона - «Иннополис» МИЗ өлеше (беренче мәйданчыгы Югары Ослан районында урнашкан).
Искә төшереп үтик, 17 апрельдә «СМАРТ Сити Казан» проектының мастер-планы Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир ителде. Президент белдерүенчә, әлеге проект республика өчен бик перспектив булып тора, һәм шуңа бәйле рәвештә Татарстан аңа җитди өметләр баглый.
Бүгенге очрашу барышында «СМАРТ Сити Казан» проектының баш архитекторы Норлиза Хашим Лаеш районы Башкарма комитеты вәкилләренә проектның уңышлы реализациясе районга экономик, социаль, мәдәни үзгәрешләр алып киләчәге турында сөйләде. «Проектны планнаштыру дәверендә без якында урнашкан торак пунктларының йогынтысын күздә тоттык. Әлеге район халкы яңа төзелә торган инфраструктура белән куллана алачак», - дип аңлатты Норлиза Хашим. Социаль инфраструктура Лаеш районының үсешенә зур өлеш кертәчәк. Сәламәтлек саклау, уку-укыту объектларыннан кала район халкы өчен яңа эш урыннары, сәүдә йортлары, мәдәни үзәкләр барлыкка киләчәк.
Лаеш районының Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев районның социаль һәм икътисади күрсәткечләренең югары булуы турында әйтеп узды. Михаил Фадеев белдерүенчә, киләчәктә әлеге проект бу күрсәткечләрне тагын да камилләштерәчәк.
ТР инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәтe