ЕАИБ хөкүмәтләр башлыклары «Казан Экспо»да булдылар

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген ЕАИБ хөкүмәтләр башлыклары «Казан Экспо»да булдылар, анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Евразия хөкүмәтара советында катнашучы илләрнең беренче затларына Татарстанның инвестицион эшчәнлеге турында сөйләде.

Күргәзмә махсус икътисадый зоналар һәм Татарстан Республикасының АСИҮТ презентациясен, бу территорияләрдә, сәнәгать парклары территорияләрендә һәм республиканың башка мәйданчыкларында эшләү шартларын үз эченә алды.

Талия Миңнуллина шулай ук булачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» халыкара икътисадый саммиты/ Форум турында сөйләде. KazanSummit - Россия регионнары һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре эше, аларның сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни, туристлык элемтәләрен үстерү өчен үзәк мәйданчык.

Күп кенә дәрәҗәле кунаклар агентлык башлыгын чакыру белән кызыксындылар һәм Russia Halal Expo күргәзмәсендә үз продукциясен тәкъдим итү, чараның төрле секцияләрендә булу һәм халыкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек турында яңа килешүләр төзү максаты белән бизнес-элита вәкилләре катнашында делегация җыярга сүз бирделәр.

Премьер-министрларга шулай ук «Казан Экспо» комплексының өстенлекләре, аның конструктив үзенчәлекләре, шулай ук күргәзмә киңлеген алга таба файдалану планнары турында сөйләделәр. ЕАИБ хөкүмәтләре башлыклары махсус күргәзмәне карадылар, аның кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International