Татарстан Республикасы делегациясе визит белән Берләшкән Гарәп Әмирлегендә

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы делегацисенең Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлегенә эш визиты башланды. Визитның төп максаты – AIM (Annual Investment Meeting) III Еллык инвестиция форумы эшендә катнашу.

Татарстан делегациясе составына шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов керә.

Ике көнлек визит кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чит ил инвесторлары белән берничә очрашу уздырырга, DuBiotech ирекле икътисадый зонасында булырга һәм шулай ук Әмирлектә укучы Татарстан студентлары белән очрашырга ниятли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International