AIM III Еллык инвестиция форумы кысаларында панель дискуссия урын алды

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәрендә (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында панель дискуссиясендә катнашты.

Киләчәк халыкара икътисадый ландшафт һәм аның турыдан-туры чит ил инвестицияләренә йогынтысы, чиктәш һәм алга бара торган базарлардагы икътисадый

перспективалар турында дискуссиядә шулай ук БГӘ икътисад министры Солтан бин Сәййед Әль Мансури, Марокко транспорт министры Габделгазиз Рәббах, Халыкара сәүдә үзәге генераль директоры (ХСҮ) Патриция Франсиз, Африка икътисадый комиссиясе башкарма секретаре Карлос Лопес, New America Foundation өлкән партнеры Параг Ханна һәм башкалар да катнашты.

Панель дискуссиясе барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы инвестиция климаты, инвесторлар тарафыннан булдырылган шартлар һәм инфраструктура турында сөйләде.

2012 елда, тышкы шартларның арта барган билгесезлегенә, бөтендөнья икътисадының үсеш темплары акрынаюга һәм финанс базарларында турбулентлык көчәюгә карамастан, Татарстан Республикасы икътисады тотрыклы үсеш күрсәтте, бу Россия күрсәткечләреннән шактый артык иде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада чит ил инвесторлары белән хезмәттәшлек мәсьәләләрен Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара, бу агентлык 2011 елда нигезләнде, һәм ул  регионга инвестицияләр җәлеп итү өчен җаваплы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International