Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Бин Сәййед Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды.
БГӘ икътисад министры Солтан Бин Сәййед Әл-Мансури бүген БГӘ белән Россия Федерациясе регионы Татарстан Республикасы арасында җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашуга чын күңелдән шатлануын белдерде. Ул шулай ук «СМАРТ Сити Казан» инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү белән кызыксынганын әйтте. Аерым алганда, икътисад министры Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләре әлеге проектның потенциаль инвесторлары була алуын искәртте.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Солтан Бин Сәййед Әл-Мансури шулай ук “KAZANSUMMIT: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләренең икътисади багланышлары” V Халыкара саммитта катнашу ниятен белдерде.