Шарджа әмирлегенең коммерция һәм туризм үсеше комитеты белән очрашу узды

2013 елның 1 мае, чәршәмбе

Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында Шарджа әмирлегенең коммерция һәм туризм үсеше комитеты (Sharjah Commerce and Tourism Development Authority) белән очрашу узды.  

Очрашуда Татарстан Республиксының инвестицион үсеш агентлыгы ягыннан җитәкче Линар Якупов катнашты.

Шарджа әмирлегенең коммерция һәм туризм үсеше комитеты вәкилләре форумда китерелгән Татарстан Республикасы күргәзмәсе белән танышып уздылар. Моннан тыш, рәсми старты 1 майда үткән “СМАРТ Сити Казан” проектына кызыксынуларын белдерделәр.

Өстәмә мәгълүмат

Шарджа әмирлегенең коммерция һәм туризм үсеше комитеты 1996 елда Шарджа әмирлегендә коммерция һәм туризм эшчәнлеген үстерү максаты белән нигезләнә. Комитет төрле чаралар уздыру юлы белән әлеге секторларны үстерә, әмирлек турындагы мәгълүматны региональ һәм халыкара күләмдә тарата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International