Thomson Reuters компаниясе «СМАРТ Сити Казан» проектының информацион партнеры статусын алды

2013 елның 1 мае, чәршәмбе

Бүген Дубайда Татарстан делегациясе Thomson Reuters компаниясе белән очрашты. Очрашу барышында мәгълүмат өлкәсендәге хезмәттәшлек турында сүз барды.

Очрашу Annual Investment Meeting (AIM) III Еллык инвестиция форумы кысаларында узды. Президент Рөстәм Миңнеханов Thomson Reuters компаниясенә интервью бирде.

Thomson Reuters компаниясенең Дубайдагы вәкиллегендә Рөстәм Миңнеханов катнашында хезмәттәшлек турындагы килешмәгә кул куелды. Килешмәдә искәртүенчә, әлеге халыкара информацион агентлык «СМАРТ Сити Казан» проектының информацион партнеры статусын алачак, “акыллы” шәһәрчек территориясендә үз вәкиллеген ачачак. Документка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Thomson Reuters компаниясенең башкарма директоры Басил Мофтах кул куйдылар.

“Әлеге килешү инвесторларга Татарстан Республикасының “СМАРТ Сити Казан” кебек приоритетлы проектлары турында кирәкле мәгълүматны җиткерергә булышачак”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Thomson Reuters компаниясе «СМАРТ Сити Казан» проектының эшлекле инфраструктурасы һәм информацион хезмәтләре үсешендә катнашу мөмкинлекләрен өйрәнергә ниятли.

“Татарстан Республикасы Thomson Reuters компаниясенең стратегик партнеры булып тора”, - дип искәртте Басил Мофтах. “Безнең компания Татарстан банклары һәм организацияләре белән эшли. Бу килешү хезмәттәшлек өчен яңа  юллар ачачак дип өметләнәбез. Аерым алганда, “СМАРТ Сити Казан” проекты зур кызыксыну уятты”, - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International