«Инвестицияләрне җәлеп итү» юнәлеше буенча дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү

2021 елның 28 мае, җомга
Бүген Казан федераль университетында «Инвестицияләрне җәлеп итү» юнәлеше буенча Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина барлык укучыларны укыту программасы тәмамлану белән шәхсән котлады. «Республикага инвестицияләрне җәлеп итү һәм эшләү буенча җаваплылык - ул бик зур. Аны тоярга кирәк, аны аңларга кирәк. Әгәр дә сез бүген монда торасыз, әгәр сез бу укулар үткәнсез, һәм әгәр сезгә инвестицияләр темасы кызыклы булса – сез бүген инвестицияләрне җәлеп итү буенча республикада командалы эшебез таяна торган кешеләр дигән сүз», – дип билгеләде Талия Миңнуллина укучыларга мөрәҗәгатендә. Квалификацияне күтәрү курсының әлеге юнәлеше, инвестицияләр җәлеп итү буенча, агентлык тарафыннан эшләнгән һәм беренче тапкыр уздырылган. 24-28 май көннәрендә узган программада Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләреннән 32 вәкил катнашты. Курс укытучылары арасында чакырылган кунаклар да (Андрей Андерсен, PwC Legal компаниясе хезмәткәре), шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгы хезмәткәрләре дә бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International