Россиядә иң күп пилотсыз машиналарда нәкъ менә Казанда йөрергә телиләр. SuperJob порталы белгечләре 16 миллионлы шәһәрдә үткәргән сораштыру мәгълүматлары әнә шундый. Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 45% ы мондый транспорт пассажирлары булырга әзер. 33% каршы булды, ә 22% “Сез пилотсыз транспортта йөрергә әзерме?” дигән сорауга җавап бирергә кыенсынды.
Төзелгән рейтингта Казан артыннан Екатеринбург, Воронеж, Уфа һәм Чиләбе килә. Теләк белдерүчеләр Түбән Новгород һәм Волгоградта азрак булган.
Пилотсыз такси хезмәте Татарстан территориясендә 2 елдан артык эшли. Хәзер Иннополис буенча 7 пилотсыз автомобиль йөри, шул исәптән Hyundai Sonata базасында беренче пилотсыз автомобильләр. Бу вакыт эчендә ИТ-шәһәрдә 10 меңгә якын автоном йөрү башкарылган. Пилотсыз автомобильне махсус кушымта аша чакыртырга мөмкин.