Эшлекле сәфәрнең беренче объекты «Урам» экстрим-паркының ябык өлеше булды. Комплекс елның теләсә кайсы вакытында эшләячәк. Бүгенге көндә бина төзелеше 80% ка төгәлләнгән. Эчке отделка эшләре 60% ка башкарылган, якын-тирә территорияне төзекләндерү 70% ка үтәлгән.
Аннары республиканың беренче затлары Казан Кремленә юл тотты, анда алар ремонт-реставрация эшләренең барышы белән танышты. Аерым алганда, биредә музей экспозицияләре, җәмәгать туклануы пунктлары, шул исәптән татар милли кухнясы, лекторий, балалар өчен уен зоналары һәм туристларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән башка активлыклар урнаштыру планлаштырыла.
Программаның чираттагы пункты булып БРКХ каршындагы 100 койкага исәпләнгән балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгенә бару булды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республика хөкүмәте составында яңа бинаны карады, онкогематология, хирургия, реанимация, кан җибәрү, компьютер томографиясе кабинетында булды. Хөкүмәт әгъзаларына медицина комплексы иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак, дип хәбәр иттеләр. Төзелешне бу елның июнендә тәмамлау планлаштырыла.
Шуннан соң делегация 60 койка-урынга исәпләнгән икенче хоспис төзелеше барышын карады. Яңа бинада өлкәннәр бүлеген урнаштыру планлаштырыла. Стационарны ачу паллиатив авырулар өчен урыннар җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.