Башкортстан Республикасы бизнес-миссиясе белән делегация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булды. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина күрше республикадан килгән кунаклар белән эшлекле очрашу үткәрде.
Талия Миңнуллина эшкуарларның башкорт делегациясенә Татарстанда инвесторлар белән эшләү процедурасы, регионга инвестицияләр җәлеп итү юллары һәм республикадагы икътисади-перспектив районнар турында сөйләде.
Башкортстан Республикасының бизнес-миссиясе шулай ук Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгында Татарстанның бердәм презентация үзәгендә булды. Агентлык хезмәткәрләре республика кунакларын барлык махсус икътисадый зоналарның потенциалы, җитештерү куәтләре һәм Татарстанның социаль-мәдәни байлыклары белән таныштырдылар.