Татарстан Республикасында АСИҮТ буенча Комиссия

2021 елның 21 мае, җомга

Бүген Татарстан АСИҮТта резидентларның эшчәнлеге буенча комиссия утырышында «Яр Чаллы», «Түбән Кама» һәм «Менделеевск» АСИҮТта эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү өчен гаризалар каралды.

Утырышның көн тәртибендә 6 проект каралды.

Алар арасында 3се — Яр Чаллыдагы алгарышлы үсеш территориясендә - Haier көнкүреш техникасы җитештерүне оештыру буенча проектлар, «Акульчев» фабрикасында кондитер әйберләре җитештерү буенча проект һәм «Софт Пайп» компаниясенең җылылык изоляциясе цилиндрларын җитештерү буенча проект.

Ике проект - нефть һәм газ сәнәгате өчен җиһазлар җитештерү буенча «Менделеевск» АСИҮТта («Спектр» ҖЧҖ) һәм урман һәм авыл хуҗалыклары техникасына механизмнар җитештерү буенча завод («Менделеевск механика заводы» ҖЧҖ).

«Түбән Кама» АСИҮТ территориясендә «Провера» ҖЧҖ төзелеш материаллары җитештерүне оештыру буенча бер проект каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International