«Алабуга Девелопмент» Хухтамаки өчен яңа завод төзиячәк

2021 елның 21 мае, җомга

«Хухтамаки» фин компаниясе «Алабуга Девелопмент»ны генераль подрядчы һәм генераль проектчы итеп «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә кәгазь сүсләрдән упаковкалар җитештерү буенча үзенең икенче заводын төзү өчен сайлады.

«Хухтамаки Файбер Алабуга» ҖЧҖ — бу кәгазь җепселдән йомырка өчен экологик куркынычсыз һәм биотаркала торган упаковка җитештерү буенча проект, ул 5 апрельдә Күзәтчелек советы тарафыннан хупланды.

«Гамәлдәге инвесторларны киңәйтү - инвестицион климатның төп күрсәткечләренең берсе. Яңа проектка инвестицияләр күләме 1,4 млрд сум тәшкил итә. «Хухтамаки» компаниясе -безнең өчен мөһим инвестор», - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

Гомуми мәйданы 8 302,67 кв. м булган яңа завод төрле төрдәге җепселләрдән 40-75 грамм авырлыктагы йомырка төрү (контейнерлар) җитештерәчәк. Объект төзелеше инде башланган, проектны тормышка ашыру срогы - 2022 елның 31 май.

Яңа предприятиенең планлаштырылган җитештерү күләме - елына 211 млн данә төргәк.

Моннан тыш, «Алабуга Девелопмент» яңа заводын төзегәндә заманча Голландия технологияләрен кулланачаклар. Компания проектны гамәлгә ашыру өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итте, шуңа күрә «Алабуга Девелопмент» тендер процедуралары нәтиҗәсендә генераль подрядчы һәм генераль проектчы итеп сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International