«КАМАЗ» «Мосгортранс» ДУП адресына электробуслар белән тәэмин итү буенча чираттагы, дүртенче контракт төзеде.
Төзелгән килешү шартлары буенча, «КАМАЗ» Мәскәүгә барлыгы 350 КАМАЗ-6282 электробусы бирәчәк. Шулай ук дүртенче контрактка тапшырылган инновацион техникага 15 еллык хезмәт күрсәтү кертелгән. Электробуслар этаплап китереләчәк: беренче 150 берәмлек «Мосгортранс» карамагына 2021 елның 31 июленә кадәр керәчәк, тагын 200 КАМАЗ электробусы 2021 елның 31 декабренә кадәр тапшырылырга тиеш.
Дүртенче контракт кысаларында беренче тапкыр турыдан-туры Россия башкаласында җыелган КАМАЗ электробуслары куелачак. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның апрель ахырында Мәскәүдә, Сокольник вагон-төзелеш заводы территориясендә, КАМАЗ электробусларының җыю производствосы рәсми рәвештә ачылды. Масштаблы проектны «КАМАЗ» финанслый, Мәскәү үз ягыннан аның грантын хуплады һәм мәйданчыкны тәкъдим итте. Бу КАМАЗ электробусларын җитештерүне оптимальләштерергә, инновацион электротранспортны китерү, җыю һәм хезмәт күрсәтү срокларын кыскартырга, шулай ук логистика чыгымнарын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде. Мәскәүдә җыелган беренче электробуслар линиягә май аенда ук чыгар дип планлаштырыла.