Smart Haier заводы төзелешен башлау

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Хайер компаниясенең «Акыллы» (SMART) заводы төзелешен башлап җибәрү тантанасы узды.

Haier Кытай корпорациясе - Россиядә эшләүче иң эре инвесторларның берсе. Татарстан территориясендә акыллы завод төзү турындагы Меморандум 2019 елда Россия һәм Кытай дәүләтләре башлыклары катнашында имзаланды. Проект тулысынча Haier тарафыннан финанслана. Шундый ук ике завод КХР территориясендә эшли инде. Кытай компаниясе технологияне Россиягә, аерым алганда, Татарстан Республикасына тапшырырга әзер.

«Чаллыда Haier өч заводы эшли инде, 1,5 мең эш урыны булдырылган. Аларга инвестицияләр күләме 10 млрд сумнан артып киткән. Бүген без яңа проектка старт бирәбез - акыллы завод. Безнең өчен бу зур казаныш», - дип ассызыклады республика Президенты.

2020 елда барлык җир эшләре башкарылган, бүгенге көндә фундамент салу буенча эшләр алып барыла.

Проектны тормышка ашыру вакыты - 2022 елның III кварталы.

Проектка игълан ителгән инвестицияләр күләме - 5 миллиард сум.

Яңа эш урыннары саны 800 дән артык.

«2018 елда без Татарстан Республикасы делегациясе белән Кытай Халык Республикасының алдынгы җитештерүләре белән танышу өчен берничә Кытай шәһәрендә булдык. Яр Чаллыда "Акыллы" завод – ул сәнәгать "Индустрия 4.0", шул ук сәнәгать революциясе заводы. Бу технологияләр безнең республикага килде, һәм алар илдә иң яхшы производство булдырырга сәләтле», – дип Талия Миңнуллина билгеләде.

«Акыллы җитештерү» - ул кулланучыларның шәхси заказлары буенча инновацион продукция күпләп чыгарыла торган махсус экосистемадан гыйбарәт. Мондый завод эчке мәгълүмат челтәренә һәм тышкы дөнья белән интеграцияләнү юлы белән үзара бәйле автоматлаштырылган цифрлы модульләр комплексын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International