Бүгенге көндә әлеге проектка керткән шәхси инвестицияләрнең күләме 1 млрд сум тәшкил итә. Бүген ТР Министрлар кабинетында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Индонезияга ясалган визит нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.
Брифингта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм ТР Сәүдә һәм сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
30 апрель -2 майда Татарстан Республикасы делегациясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визит кылды.
Визитның төп максаты - Дубайда ел саен уза торган форумда - Annual Investment Meeting (AIM)та катнашу. Татарстан делегациясе составында ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР информатизация һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, ТР Президентының халыкара сораулар буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов, ТР үсеш корпорациясе генераль директоры Булат Гаянов, ТР экспорт корпорациясе генераль директоры Айрат Назмеев һәм башкалар керде.
«Татарстан стендына форумда катнашучы БГӘ бизнесменнары һәм дәүләт эшлеклеләре бик югары бәя бирделәр, - дип белдерде Линар Якупов брифинг барышында. Безнең проектлар каталогы берничә көн эчендә таралды, кызыксыну зур иде, стенд һәрвакыт кунаклар белән тулы булды».
30 апрельдә форум кысаларында «СМАРТ Сити Казан» проектына рәсми старт бирелде. Тантаналы вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ОАЭ вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге җитәкчесе Шейх Мөхәммәд бин Рашид Әль Мәктүм катнашты.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы делегациясе Cisco һәм TGIC компанияләре белән очрашу уздырды. Нәтиҗә буларак очрашу ахырында ТР үсеш корпорациясе, Cisco һәм TGIC компанияләре арасында үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелды. Әлеге документ «СМАРТ Сити Казан» проектының информацион һәм коммцуникацион инфраструктурасы Мастер-планын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне регламентлаштыра.
Моннан тыш 1 майда Thomson Reuters белән очрашу узды. Очрашу барышында ТР инвестицион үсеш агентлыгы һәм халыкара информацион агентлык арасында хезмәттәшлек турындагы килешмәгә кул куелды. Әлеге килешү буенча Thomson Reuters «СМАРТ Сити Казан» проектының информацион партнеры статусын алды.
Татарстан Республикасы делегациясенең Индонезияга кылган визиты турында ТР Сәүдә һәм сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев сөйләп узды.
«Бүген Индонезиядә бик көчле үсеш динамакисы күзәтелә, үсеш алган демократик институтлар, реаль демократия» - дим сөйләде Шамил Агеев.
Искә төшереп үтик, 2 майда Татарстан делегациясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Индонезиягә эш сәфәрен кылды. Сәфәр барышында делегация вәкилләре Индонезия министрлыклары җитәкчеләре белән, Джакарта шәһәрендә укый торган Татарстан студентлары белән очрашты. Моннан тыш, Индонезиянең сәүдә һәм сәнәгать палатасында үткән түгәрәк өстәлдә катнашты.
Делегация составында ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының халыкара сораулар буенча ярдәмчесе Радик Гиматдинов, ТР сәүдә һәм сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм башкалар керде.
«Татарстан компанияләренең Индонезия белән багланышлары зур үсеш ала, - дип белдерде Линар Якупов брифинг барышында. – «Казан вертолет заводы 12 машина ьиткерде, Индонезия пилотларын укытты. “КАМАЗ” Индонезия өчен уң як рульле бер төркем йөк төюче машиналар җитештерде».