Татарстан Республикасында дәүләт-хосусый партнерлык проектларын үстерү буенча семинар

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү өчен җаваплы дәүләт хакимияте һәм муниципаль оешмаларның башкарма органнары белгечләре белән бу өлкәдә эшне аңлату буенча онлайн-семинар үткәрә. Семинарда Татарстан Республикасының төрле министрлыкларыннан, ведомстволарыннан һәм районнарыннан 200ләп кеше катнаша.

Агентлык хезмәткәрләре иҗтимагый инфраструктура үсешендә хосусый инвестицияләрнең роле, дәүләт-хосусый партнерлык проектларының тормыш циклы турында сөйләделәр, шулай ук төзелгән проектлар һәм концессия килешүләренең мисаллары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International