Казанда Kazan Digital Week-2021 Халыкара форумы узачак

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week-2021 Халыкара форумы узачак. Әлеге чараны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн + онлайн) форматта уздыру планлаштырыла, ул күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык демонстрация мәйданчыклары, уңайлы транспорт һәм рекреацион инфраструктура белән тәэмин ителгән.

KDW-2021 төп тематик юнәлешләре:

«Интеллектуаль транспорт системалары»;

«Ситуацион үзәкләр»;

«Цифрлы индустрия 4.0»;

«Финтех экосистемасы»;

«Киберкуркынычсызлык»;

«Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»;

«Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

«Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

«Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр»;

«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».

Kazan Digital Week-2020 форумы нәтиҗәләре сайтта урнаштырылган. Монда ук булачак вакыйга турында тулырак мәгълүмат урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International