Инвестицион совет утырышы

2021 елның 16 июле, җомга

 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә республиканың Инвестицион советының быел икенче утырышы узды. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина гадәттәгечә утырышта катнашты.

Бүгенге совет нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы, социаль һәм муниципаль объектлар өлкәсендә өч проект кабул ителде.

«Татарстан Республикасы Президенты рәислегендәге Совет яңа эре проектлар тупланган саен җыела. Бүген без 1,8 млрд сумлык өч проектны карадык. Без коммерция проектларына гына түгел, ә безнең гражданнарга файда китерә торган социомәдәни объектларга да игътибар бирәбез», — дип билгеләде Агентлык башлыгы Талия Миңнуллина.

«Саатбау Рус» компаниясе елына 30 мең тонна җитештерү егәрлеге белән яңа орлык заводы проектын тәкъдим итте. «Татнефть» компаниясе Әлмәттә күп катлы паркинг төзергә планлаштыра. Паркинг түбәсендә универсаль спорт мәйданчыгы урнаштырылачак. «КАМАЗ» ГАҖ Чаллыда автогигант тарихына багышланган парк-музей төзергә планлаштыра.

Барлык проектлар да республика икътисады һәм халкы өчен мөһим буларак Инвестицион совет тарафыннан танылган һәм Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган.

Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, яңа инвестпроектларны гамәлгә ашырганда республика районнары башлыкларының активлыгы төп роль уйный, чөнки яңа проектлар — җирле бюджетның өстәмә керем чыганагы.

«Шәхси инвесторларны җәлеп итү мөмкинлеген дөрес кулланырга кирәк, чөнки бары тик бюджет финанславы гына район һәм шәһәрнең барлык ихтыяҗларын тәэмин итә алмый. Һәм моның белән шөгыльләнүче районнар социаль-икътисади үсешкә өстәмә импульс ала», — дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Бүген Инвестицион совет утырышында тәкъдим ителгән компанияләр вәкилләре Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңа проектларга ярдәм итүдәге эшен югары бәялиләр.

«Татарстан Идел буенда иң алга киткән авыл хуҗалыгы төбәге булып тора. Без монда күптәннән үзебезнең продукцияне сатабыз, хәзер бу төбәктә җитештерүне киңәйтергә кирәк иде. Без моның ничек эшләвеннән бик канәгать. Барлык фикер алышулар конструктив уза, утырышта без ТР Президентыннан проект буенча хуплау алдык һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кураторлык буенча йөкләмә алдык. Зур ярдәм шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгыннан да килә», - дип сөйләде «СААТБАУ РУС» Австрия компаниясенең Россия бүлекчәсе җитәкчесе Андрей Ардышев.

Аны Инвестицион советның башка катнашучылары да тулыландырды. Әйтик, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары билгеләп үткәнчә, республиканың компаниягә булган ышанычы аңа үз продукциясе белән генә түгел, социаль программа өстендә дә эшләргә мөмкинлек бирә.

«Без - илнең йөк автомобильләре җитештерүчеләренең иң эресе, шулай ук эре экспортер. Шуңа күрә җитештерүне үстерүгә генә түгел, социаль проектларга да инвестициялибез», — дип сөйләде Андрей Максимов ММЧ вәкилләре белән әңгәмә барышында.

«Татнефть» компаниясе вәкиле дә социаль һәм муниципаль планда тормышка ашырыла торган проектларның файдалы булуы турында сөйләде. Сүз компания ярдәмендә Әлмәттә барлыкка килергә тиешле күп катлы заманча паркинг турында бара.

«Проект торак сектор янында урнашуны күздә тота һәм шәһәргә барлык заманча стандартлар буенча җиһазландырылган 400-дән артык машина урыны бирәчәк. Ә объект түбәсендә спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык булдыру планлаштырыла», - диде проект турында вәкил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International