Конкурс сынаулары барышында Татарстан Республикасыннан берьюлы ике җиңүче икътисад, бизнес һәм хокук турында сөйләде: болар - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева, шулай ук Татарстан Республикасының кадрлар резервы әгъзасы Илнур Сираев. Бүләкне аларга Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы Фәнни-эксперт советы Президиумы әгъзасы һәм Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен яклау проблемалары буенча комитет башлыгы Николай Лишин тапшырды. Конкурста бөтен илдән 21 меңнән артык кеше катнашты. Республикадан 450 дән артык кеше гариза биргән. Федераль этапка бөтен Россиядән 566 кеше сайлап алынды, шуларның 14е Татарстаннан. Күп баскычлы сайлап алу 2025 елның апреленнән бирле дәвам итте: бу вакыт эчендә бөтен ил буйлап 3,2 меңнән артык лекция үткәрелде.