Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина ведомствоның узган 10 ел эчендә башкарган эше турында сөйләде.
Агентлыкның чит ил делегацияләре белән эше, республика икътисадына инвестицияләр күләме үсеше, Россиядә инвестицион климатның милли рейтингы күрсәткечләре — бу темалар ведомство башлыгы Талия Миңнуллина докладында төп темалар булды.
Утырышта шулай ук агентлык һәм аның карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре инвестицион үсеш агентлыгының вакыйгалы эшчәнлеген оештыру һәм яктырту өлкәсендәге эшләр, шулай ук республика территориясенә дөньякүләм масштабтагы чараларны җәлеп итү өлкәсендәге эш барышы турында хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының ДХП өлкәсендә башкарылган эше һәм ДХП проектларны тормышка ашыруда проблемалы мәсьәләләр турында хисап, шул исәптән Агентлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышының төп темаларының берсе булды.