«Мемориал» проекты буенча ведомствоара киңәшмә

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

мәгълүматны, зиратлар буенча күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген һ. б. үз эченә ала.

«Бу проектны без Татарстан Республикасы Президенты белән инвестицион советта карадык. Ул бу проектны хуплады. Хәзерге вакытта пилот проекты Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында гамәлгә ашырыла. Без халык өчен цифрлау буенча яңа хезмәт күрсәтүне сынап карарга, ә алга таба күмелгән урыннарны дистанцион карап тору буенча хезмәт күрсәтүдән файдалану мөмкинлеген кертергә телибез», – дип билгеләде Талия Миңнуллина киңәшмә башында.

Республика ведомстволары һәм муниципалитетлар арасында дәүләт хезмәтләрен системалаштыру мәсьәләләре әлеге киңәшмәнең төп темасы булды. Очрашу барышында проект вәкилләре шулай ук «Некрополь» дип аталган порталның яңа мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

«Әлеге бүлектә шәһәр һәм республика тарихына өлеш керткән күренекле эшлеклеләре тәкъдим ителгән. Әлеге бүлекнең максаты - порталга карата социаль кызыксыну. Киләчәктә - каберлекләрне реставрацияләүгә хәйрия җыемнары оештыру мөмкинлеге», - дип билгеләп үтә «Мемориал» проектын гамәлгә куючылар.

Проект үзен инде берничә ел уңышлы күрсәтә һәм «Мемориал» инвесторларының берсе билгеләп үткәнчә: «Татарстан «Мемориал» проекты кебек икътисади яктан зур яки социаль әһәмияткә ия булган барлык проектларга да чишелешләрне инновацион рәвештә сайлый».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International