Татарстанның Россиядән читтәге бай тәҗрибәсе турында сөйлибез.
КНИТУ КАИның халыкара җәйге мәктәбе студентлары Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Татарстан Республикасының бердәм презентация үзәгендә булдылар. Агентлык җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева дөньяның төрле илләреннән килгән студентларны Татарстанга икътисади һәм социаль-мәдәни планда да тормышка ашырыла торган мөмкинлекләр белән таныштырды.
Республика кунаклары Татарстанда IT-стартапларның ничек тормышка ашырылуы һәм Татарстанның милли орнаменты ни өчен лалә чәчәге булуы турындагы сорауларны тигез кызыксыну белән бирделәр.