2022-2024 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлау параметрлары буенча утырыш

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Утырышта 2022-2024 елларга республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрлары, 2022-2024 елларга ТР берләштерелгән бюджеты һәм 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына ТР Территориаль фонды бюджеты фаразлары каралды.

«Республика һәм тулаем ил үсеше фаразы төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча гомуми уңай динамика белән характерлана. Шулай итеп, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты үсеше 103,8% дәрәҗәсендә бәяләнә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Сәнәгатьтә агымдагы һәм киләсе елларда куәтләрне гамәлгә кертүне исәпкә алып, база тармаклары предприятиеләре тарафыннан продукцияләрнең яңа төрләрен җитештерүне арттыру планлаштырыла.

Фараз буенча, 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы үсеше 3,4% тәшкил итәчәк, аларның 70% тан артыгы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре белән тәэмин ителәчәк.

Республика Президенты катгый финанс дисциплинасын тәэмин итәргә һәм булган резервларны нәтиҗәле кулланырга кушты. Беренче чиратта, бу -салымнар буенча бурычларны киметү, аның күләме 8,9 млрд сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International