TCI Global Conference алдыннан матбугат конференциясе

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мәйданчыгында 15-17 сентябрьдә Казанда үтәчәк TCI Network Глобаль конференциясенә багышланган матбугат конференциясендә катнашты.

Талия Миңнуллина әлеге чараны үткәрү максатлары, Татарстан һәм бөтен Россия өчен аның әһәмияте, шулай ук конференциянең аудиториясе, анда катнашучыларның саны һәм географиясе турында сөйләде.

«Бу конференция элек Россиядә беркайчан да үткәрелмәде, һәм нәкъ менә Казан аны беренче тапкыр кабул итәчәк. TCI Network - ул глобаль берләшмә, кластер сәясәтендә һәм югары технологияле компанияләрнең конкурентлылык сәләтен үстерү өлкәсендә компетенцияләр белән берләшкән дөнья оешмалары һәм белгеч-практиклар челтәре. Анда 110 ил һәм 9 меңнән артык дөнья экспертлары керә. Коронавирус чикләүләре белән бәйле рәвештә, быел без гибрид форматта чара уздырачакбыз һәм дөньяның 25 иленнән 500 дән артык белгеч катнашыр дип көтәбез», – дип уртаклашты конференция турында Агентлык башлыгы.

Матбугат конференциясендә шулай ук республиканың нефть, газ, химия кластеры (Татнефтехиминвест-холдинг), инновацион-җитештерү кластеры (ИННОКАМ), шулай ук Казан шәһәре башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International